news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Медицина профилактикасы үзәге күкрәк баласы булган әниләр өчен бәйге игълан итә

Бәйге иртәгә, 1 июнь көнне, “Болгар” радиосында туры эфирда узачак.

Татарстан Медицина профилактикасы үзәге күкрәк баласы булган әниләр өчен бәйге игълан итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Медицина профилактикасы үзәге, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк белән ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйге үткәрә. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе Наилә Абдрахманова хәбәр итте.

“Бу бәйге быел беренче тапкыр гына үткәрелми. Без аны “Болгар” радиосы белән берлектә, туры эфир вакытында уздырырга ниятләдек. Иртәгә, 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр һәм 18-19 сәгать аралыгында, эфирда әлеге тема буенча сораулар яңгыраячак. Җаваплар шалтырату һәм смс аша кабул ителә”, – диде матбугат үзәге.

Наилә Абдрахманова сүзләренчә, җиңүчеләргә ТР Медицина профилактикасы үзәгеннән истәлекле бүләкләр һәм балалар ризыклары чыгара торган билгеле оешмалардан күчтәнәч пакетлары тапшырылачак.

  •  Балаларны халыкара яклау көне 1950 елдан башлап үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot