news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан медицина хезмәткәрләре Пирогов ордены һәм Крымский медале белән бүләкләнде

Бүләкләү турындагы указларны Россия Президенты имзалады.

Татарстан медицина хезмәткәрләре Пирогов ордены һәм Крымский медале белән бүләкләнде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан медицина учреждениеләренең өч хезмәткәрен коронавируска каршы көрәшкә өлеш керткән өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләделәр. Бүләкләү турындагы указларны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Кремль сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләрен «Коронавируска каршы көрәшкә зур өлеш керткән, һөнәри бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакярлек һәм профессионализм өчен» бүләкләделәр.

Пирогов ордены белән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Губаева һәм Казанның профессор Агафонов исемендәге Республика клиник инфекция хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Динә Семенова бүләкләнде.

Лука Крымский медале белән Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot