news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан медицина галимнәре фәнни эшчәнлегенә Лурий фонды ярдәм күрсәтәчәк
Быел Татарстанда тәүге тапкыр профессор Р.Лурий исемендәге иҗтимагый фәнни фонд төзелде
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Быел Татарстанда тәүге тапкыр профессор Р.Лурий исемендәге иҗтимагый фәнни фонд төзелде. Фондны булдыру инициативасы белән Казан дәүләт медицина академиясе профессорлары – РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, нур диагностикасы кафедрасы җитәкчесе Марс Михайлов, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, педиатрия кафедрасы җитәкчесе, профессор Светлана Мальцева һәм ТР атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент, 3-нче Республика клиник хастаханәсе патологоанатомия бүлеге мөдире В.Нефедов чыктылар.
Фондны оештыруның максаты – 3-нче Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләренең фәнни эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү. Фәнни-тикшеренү эшләренә уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча, I – параклиник тикшеренүләр өлкәсендә профессор И.Васильев исемендәге премиягә хастаханә даруханәсе мөдире Зәйнәп Габдулгалимова, II – нур диагностикасы өлкәсендә Л.Рахлин исемендәге премиягә табиб-рентгенолог Евгений Пузакин, III – педиатрия өлкәсендә Е.Лепский исемендәге премиягә педиатр Алена Богданова лаек булдылар. Бүләкләү тантанасы хастаханәнең йомгаклау медицина советы утырышы кысаларында үтте.
2009 елда учреждение табиблары тарафыннан журналларда 13 мәкалә, 11 укыту-методик әсбап, 19 доклад тезисы бастырылды. Хастаханәнең өч белгече кандидатлык диссертацияләрен яклады. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot