news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан медикларының фронт юллары" дигән китап чыкты

Китапта хәрби шинельле табибларның Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр һәм фидакарь хезмәтләре турында сөйләнә.

"Татарстан медикларының фронт юллары" дигән китап чыкты
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби кыр хирургы Татьяна Емелинаның "Татарстан медикларының фронт юллары" дигән икенче китабы дөнья күрде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китапта хәрби шинельләр кигән медиклар, аларның Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр һәм фидакарь хезмәтләре турында сөйләнә. Аларга китапның авторы – Волхов елгасыннан башлап Одер елгасына кадәр сугыш юлларын үткән хәрби кыр хирургы да керә.

Татьяна Андрей кызы узенең күргәннәре һәм кичергәннәре турында, шул вакыйгаларның шаһитләре һәм катнашучылары булган коллегалары турында яза, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100