news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан медикларына Covid-19 белән эшләгән өчен түләү җәй ахырына кадәр озайтылды

Чара дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә дә, шәхси клиника хезмәткәрләренә дә кагыла.

Татарстан медикларына Covid-19 белән эшләгән өчен түләү җәй ахырына кадәр озайтылды

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалауда катнашкан медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләрне җәй азагына кадәр озайттылар. Татарстан Министрлар Кабинеты шундый карар кабул итте. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документ республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

Чара дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә дә, шәхси оешма хезмәткәрләренә дә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot