Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ”май указларын” тормышка ашыруда Россия төбәкләренең топ–10лыгына кергән
Республика төбәкләр медиарейтингында икътисад өлкәсендә указларны тормышка ашыру буенча – дүртенче, социаль өлкәдә – алтынчы.
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Россия Президенты Владимир Путин 2012 елның маенда имзалаган указлар пакетын башкару һәм тормышка ашыру буенча Россия төбәкләренең топ–10лыгына эләккән. Бу хакта “Медиалогия” компаниясе хәбәр итә.
Икътисад өлкәсендә указларны тормышка ашыру буенча топ–10лыкта лидер булып Мәскәү, Рязань һәм Свердловск өлкәләре тора. Татарстан биредә дүртенче баскычта.
Социаль өлкәдә указларны гамәлгә кертүдә иң яхшы 10 Россия төбәге исемлегендә Татарстан алтынчы урында. Медиарейтинг лидерлары булып Мәскәү өлкәсе, Дагыстан һәм Приморск крае танылган.
Рейтинг“Медиалогия” системасында гаммәви матбугат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Анда төрле матбугат чараларыннан 43,3 мең тирәсе чыганак кулланылган. Тикшеренүләр 2017 елның гыйнвар – декабрь айларында уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз