news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан "май указларын" үтәү буенча төбәкләр рейтингында беренче урында

Икенче урында Дагыстан, аннан соң Приморье крае килә.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) “Медиалогия” компаниясе Россия Президенты Владимир Путинның “май указларын” үтәү буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзегән. 2012 елда имзаланган әлеге указларны тормышка ашыруда Татарстан дәүләт идарәсе өлкәсендәге рейтингта беренче урында тора. Аңардан соң икенче булып Дагыстан килә.

Беренче урынга Татарстан республикада дәүләт хезмәте порталын булдыру исәбенә ирешкән, әлеге порталда бүген 1,5 миллион кеше теркәлгән, бу - икътисади актив халыкның 70 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100