Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан махсус икътисади зоналарында инвестицияләр күләме 57 процентка арткан
Татарстан махсус икътисади зоналарында инвестицияләр күләме 2026 елның гыйнвар-июнь айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 57 процентка арткан. Бу саннарны ТР Икътисад министрлыгы тәкъдим итте.
Республика махсус икътисади зоналарында 225 компания эшли. Әлеге компанияләр эшчәнлеген алып бара башлаганнан бирле инвестицияләр суммасы 970 млрд сумнан арткан.
Хәзерге вакытта Татарстанда өч махсус икътисади зона бар — «Алабуга», «Иннополис» һәм «Яшел үзән».
Соңгысы 2025 елда эшли башлады һәм 2026 елда Түбән Кама районындагы территория хисабына киңәйтелде. «Яшел үзән» махсус икътисади зонасында сигез компания проектларын тормышка ашыра, аларның дүртесе Түбән Кама мәйданчыгында эшли башлады.
«Яшел үзән»дәге масштаблы проектларның берсе – DL-метионин җитештерү заводы. Предприятиегә инвестицияләр күләме 100 млрд сумнан арткан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз