news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәскәүдә «Туганнар-Яратканнар» форумында «Сабантуй» уены һәм экоквест үткәрде

Татарстан Мәскәүдә «Туганнар-Яратканнар» форумында «Сабантуй» уены һәм экоквест үткәрде
Фото: © "Татар-информ", Дарья Сәйфиева

Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында икенче көн «Туганнар-Яратканнар» гаилә форумы уза. Татарстан стендында актив мәдәни программа дәвам итә. Бүген кунакларны «Сабантуй» мавыктыргыч өстәл уены һәм экоквест белән сөендерделәр. Бу турыда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Экология буенча викторинада катнашучыларга ребуслар чишәргә тәкъдим иттеләр, ә «Сабантуй» өстәл уенында ярышучыларга чикләнгән вакытта махсус карточкалар ярдәмендә татар халкының төп бәйрәме турындагы тематик сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.

Фото: © Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте видеосыннан скриншот

Моннан тыш, Татарстан стендында «КАМАЗ» барлык теләүчеләр өчен мастер-класс үткәрде. Ул предприятие тарихына багышланган. Аннары килүчеләр өчен Татарстан Милли музееннан лекция дә булды. Әңгәмәне республика территориясендә яшәгән танылган зыялы гаиләләр тарихына багышладылар.

  • «Туганнар-Яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумы Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) 19-23 гыйнварда уза.
news_right_1
news_right_2
news_bot