Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Мәскәүдә «Россия тәмнәре» фестивалендә үз брендларын тәкъдим итте
13 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) V илкүләм «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале мәйданчыгында булды, анда Татарстан җитештерүчеләре экспозициясе белән танышты. Фестиваль 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программага ярминкә, ресторан йорты, мәдәни чаралар, кулинария һәм иҗади мастер-класслар кертелгән.
2025 ел нәтиҗәләре буенча фестивальдә Россия Федерациясенең 75 субъекты һәм 374 җитештерүче катнашкан иде. Чарага 1,5 миллионнан артык кеше килгән, ВДНХ мәйданчыгында 80 тоннадан артык продукция сатылган.
Быел Татарстан Республикасыннан 36 катнашучы кертелгән, болар - азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр. Алар Казан шәһәреннән һәм республиканың 11 муниципаль районыннан.
Татарстан Республикасы төбәкнең бай кулинария традицияләрен чагылдыра торган милли продуктларның киң ассортиментын тәкъдим итте.
«Россия тәмнәре» - Татарстан җитештерүчеләре өчен үз продукциясен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү, яңа партнерлар табу һәм сату базарларын киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Без республикабызның бай традицияләре белән горурланабыз һәм аларны фестиваль кунаклары белән бүлешүебезгә шатбыз», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Шулай ук фестиваль кысаларында Россия халыкларының мәдәни мирасының күптөрлелеген һәм аның заманча яңгырашын ачучы бай мәдәни-күңел ачу программасы узачак. Кунакларны мастер-класслар, кулинария тамашалары, артистлар чыгышлары һәм башкалар көтә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз