news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Фәрисовка «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» истәлекле медале тапшырылды

Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар мәдәни үзәгендә Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы урынбасары Фәрит Фәрисовның иҗат кичәсе узды. Танылган җәмәгать эшлеклесен 60 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы вәкилләре дә котлады. Россия Мөфтиләр шурасы сайты шул турыда яза.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Фәрит Фәрисовка «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» истәлекле медален тапшырды. Быел Мәскәү Сабан туе 1 июльдә легендар хәрби җитәкченең 100 еллыгы исеме белән узачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләвен һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара берлегенең «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медален Милли шура рәисенең беренче урынбасары – Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары – Илфар хәзрәт Хәсәновтан җылы сүзләр яңгырады. Дин эшлеклесе ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигулиннан сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Фәрит Фәрисовка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы истәлекле медален тапшырды. Әл-Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин рухи өлкәдә уртак эшне дәвам итүгә ышаныч белдерде, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары автономиясе сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100