news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан машина йөртүчеләренә томан вакытында юл кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр
Скопировать ссылку
Татарстанлыларны һава торышы начараю турында кисәттеләр. Иртәгә республикада томан, яңгыр һәм секундына 20 метр тизлек белән исүче җил көтелә.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәклеге турында кисәтә:
- тизлекне киметегез, машиналар арасында дистанцияне арттырыгыз, томанга каршы фаралар кулланыгыз;
- ян яктан җил исүгә әзер булыгыз, бигрәк тә юлларның ачык участокларында. Кисәк маневрлар ясамагыз һәм алдан барган машиналарны узмаска тырышыгыз.
- юлда барган чакта һава торышы начарланган очракта, куркынычсыз урында туктап һава торышы җайланганын көтеп торыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2