news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәшгульлек үзәкләренә килгән өлкән буын вәкилләренең һәр икенчесе эшкә урнашкан

2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән өлкән буын вәкилләренең яртысы эшкә урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында билгеле булды.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, быел беренче яртыеллыкта 330лап өлкән буын кешесе мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп килгән.

«Пенсия яшенә якынлашкан гражданнар өчен без вакансияләр ярминкәләрен үткәрәбез. Беренче яртыеллыкта алты ярминкә узды, 30 дан артык оешма өлкән буын кешеләренә исәпләнгән 200ләп вакансия тәкъдим итте. Ярминкәгә килгән 16 кеше эшкә урнашты», - дип сөйләде Бутаева.

Мәшгульлекне тәэмин итү буенча федераль проект нәтиҗәсендә, быел яше 50 дән узган 550дән артык кеше яңа һөнәр үзләштергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100