news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәшгульлек үзәге: Хезмәт хаклары ел башыннан бирле 5-7 процентка артты

Сентябрь нәтиҗәләре нигезендә, Татарстанда тәкъдим ителә торган хезмәт хакының медианасы 77,3 мең сум тәшкил иткән. Ул гыйнвар белән чагыштырганда 10 процентка, ә ел дәвамында 14 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га hh.ru Идел буе директоры Альбина Солтанова хәбәр итте.

Төбәктә тәкъдим ителә торган хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе арту дәвам итә, дип өстәделәр Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәгендә. Ел башы һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш якынча 5-7 процент тәшкил итә. Бу инфляциядән бераз алданрак бара һәм халыкның керемнәре артуын күрсәтә.

«2026-2028 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеше фаразлары нигезендә, хезмәт хаклары тагын 2,8 процентка артуы көтелә. Иң зур үсеш сәнәгать һәм инженериянең дефицитлы секторларында һәм югары квалификацияле эшчеләр арасында күзәтеләчәк», - дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Хезмәт хакларының ел азагына кадәр алга таба артуын hh.ru аналитиклары да фаразлый.

«Безнең карашка, күпчелек өлкәләрдә хезмәт хаклары инфляция дәрәҗәсенә якын темп белән артачак. Ел азагына курьерларның, сатучы-консультантларның, кассирларның, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артуы көтелә, чөнки традицион рәвештә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әлеге персоналга ихтыяҗ арта», – дип билгеләде Альбина Солтанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot