news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мароккода халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан продукциясе тәкъдим ителде

Мароккода узучы «SIAM–2025» 17нче халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан экспозициясе тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең темасы – «Авыл хуҗалыгы һәм авыл районнары: тотрыклы үсеш үзәгендә су ресурслары». Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«SIAM күргәзмәсе авыл хуҗалыгы өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен мөһим вакыйга булып тора һәм Россия җитештерүчеләренең дөнья базарындагы позицияләрен ныгытырга ярдәм итә. Дустанә илләр белән тышкы икътисади элемтәләрне үстерү «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә», – диелә хәбәрдә.

Татарстан җитештерүчеләре үзләренең продукцияләрен һәм инновацион технологияләрен тәкъдим итә. Күргәзмә эше барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов шулай ук Марокко һәм башка илләр вәкилләрен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» ХVI халыкара икътисади форумы чараларында катнашырга чакырды. Ул Казанда 13-18 майда узачак.

SIAM – Африка континентындагы иң зур халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Ул дистрибьюторлар, җитештерүчеләр, инвесторлар, Гарәп, Европа һәм Африка илләренең рәсми структуралары вәкилләре өчен Марокко партнерлары белән аралашу мәйданчыгы булып тора.

Аның максаты – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендәге казанышларны күрсәтү, җитештерүчеләр, җиһазлар белән тәэмин итүчеләр һәм тармак белгечләре арасында тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм килешүләр төзү, шулай ук аграр секторга инвестицияләр җәлеп итү.

Күргәзмә 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100