news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан малларына нодуляр дерматит авыруы үтеп керергә мөмкин

Авыруны кисәтү өчен 1 млн доза вакцина кайтартылган.

Татарстан малларына нодуляр дерматит авыруы үтеп керергә мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан территориясенә мөгезле эре терлекләрдә очрый торган нодуляр дерматит авыруы үтеп керергә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов әйтте.

“Соңгы өч елда Россия территориясендә нодуляр дерматит авыруы теркәлде. Узган ел әлеге авыруның 43 очрагы күзәтелде. Шуның 40ы Идел буе федераль округында. Әйтик, Саратовта – 24, Оренбургта – 11, Самарада – 3, Ульян өлкәсендә – 1, Башкорстанда 1 очрак теркәлде. Быел без әлеге хәлне Татарстанда да көтәбез. Авыруны кисәтү максатыннан 1 млн га якын вакцина дозасы сатып алдык”, – диде Козлов.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә иҗтимагый сектор белән бергә, шәхси хуҗалыкларда да вакцинация эшләре алып барыла.

“Без республикадагы барлык мөгезле эре терлеккә 100 процент вакцина кертергә тиешбез. Бу процедура Татарстанның барлык территориясе буенча әлеге авыруга каршы торырлык көч бирер дип уйлыйбыз. Бүген нодуляр дерматит әкренләп Россиянең төрле киңлекләренә үтеп керә бара. Шуңа күрә бу планда эш актив алып барылачак”, – диде бүлек башлыгы.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстан Баш Ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы отряд төзүе турында да язган иде. Татарстан отряды – Россиядә иң көчлесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100