Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәпләрендә ясалма фәһем, мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр башланды
11 ноябрьдә Татарстан Республикасы мәктәпләрендә «Ясалма фәһем һәм мәгълүмати куркынычсызлык» дип аталган дәрестән тыш эшчәнлекнең яңа курсын сынауга старт бирелде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программа 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм укучыларны заманча нейрочелтәрләр белән дөрес һәм куркынычсыз эш итәргә өйрәтүгә, шулай ук цифрлы мохиттә үзләренең шәхси мәгълүматларын саклауга юнәлдерелгән.
Татарстан федераль инициативаны сынау уза торган төп төбәкләрнең берсенә әверелде. Апробациядә Арча, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Теләче районнарыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 12 пилот мәктәбе катнаша.
Иннополис һәм ИТ-тармак актив үсеш алган Татарстан өчен бу өлкәдә кадрлар әзерләү стратегик өстенлек булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз