Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләрендә укучыларны туган телләр буенча олимпиадада катнашырга чакыралар
Татарстан мәктәпләрендә укучылар, туган телләр буенча олимпиадада катнашып, уку йортына кергәндә ташламаларга ия була ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара 2024/2025 уку елында мәктәп укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы кысаларында «Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбиятлары буенча федераль мәктәп укучылары олимпиадасы» проекты нигезендә үткәрелә. Проект Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты яклавы астында гамәлгә ашырыла.
Мәктәп укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы РФ Фән һәм югары белем министрлыгы үткәрә торган олимпиадалар исемлегенә кергәнлектән, аның дипломантларына кайбер ташламалар (шул исәптән кайбер югары уку йортларына билгеле бер белгечлекләр буенча керү имтиханнарыннан башка гына кабул ителү, БДИны 100 баллга тапшыручыларга тигезләшү, өстәмә баллар алу мөмкинлеге) тәкъдим ителәчәк. Мондый мөмкинлек югары уку йортына кабул итү кагыйдәләре нигезендә һәм абитуриент рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын ким дигәндә 75 баллга тапшырган очракта бирелә.
Олимпиада 54 профиль буенча үткәрелә, Федерациянең 66 субъектын һәм БДБ илләрен колачлый. Чараны гамәлгә ашыруга 36 әйдәп баручы уку йорты һәм Россиядә кызыксынган оешмалар җәлеп ителгән. Олимпиадада катнашучыларның дипломнары дүрт ел буе гамәлдә була. Анда VIII-XI сыйныф укучылары катнаша ала.
Олимпиаданың беренче, дистанцион этабы 11 ноябрьдән 11 гыйнварга кадәр уза. Платформада гаризалар кабул итү бер көнгә алдарак тәмамланачак.
Февраль-март айларында проектны оештыручы югары уку йортларында олимпиаданың йомгаклау этабы була.
Проект сайтында чарада катнашучылар очрату ихтималы булган биремнәрнең демонстрацион версияләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз