news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәпләрендә түләүсез кайнар туклануга чыгымнар нормативын билгеләделәр

Татарстан мәктәпләрендә түләүсез кайнар туклануга чыгымнар нормативын билгеләделәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Хөкүмәте башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ашау чыгымнары нормативын яңартты. Ул киләсе елга һәм планлаштырылган 2026-2027 елларга билгеләнгән. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

2025 елда бер укучыга норматив чыгымнар көненә 69,43 сум, 2026 елда 72,21 сум, ә бер елдан соң 75,1 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Шул ук суммалар башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы укучылар өчен кайнар туклануның уртача бәясе күрсәткече буларак күрсәтелгән.

Карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot