Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәпләрендә Тукайга багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» узачак
Габдулла Тукайның 140 еллыгы алдыннан Татарстан мәктәпләрендә Бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
«Татарстанның барлык мәктәпләрендә Тукай юбилее алдыннан аның иҗатына багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» узачак. Алда шулай ук масштаблы «Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре бар», – диде ул.
Моннан тыш, шагыйрьнең юбилеена Габдулла Тукайның рус телендә алты томлык әсәрләре әзерләнгән. Аңа элек рус теленә тәрҗемә ителмәгән әсәрләр дә керде, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз