news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү курсын яңартачаклар

Татарстан мәктәпләрендә сентябрьдән 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы яңартылачак. 2026/2027 уку елында программага беренче тапкыр республиканың икътисадына, предприятиеләренә һәм кирәкле һөнәрләренә багышланган төбәк блогын кертәчәкләр. Бу хакта «Киләчәккә билет» проектының матбугат хезмәте хәбәренә таянып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте яза.

Аңа тугыз тематик дәрес керәчәк. Анда укучыларны Татарстан икътисадының төп тармакларының казанышлары, аларның кадрлар ихтыяҗлары, реаль эш урыннары, хезмәт шартлары һәм республикада карьера үсеше өчен мөмкинлекләр белән таныштырачаклар.

Дәресләрне тармак һәм практик юнәлешле дәресләргә бүләчәкләр. Практик юнәлешле дәресләр конкрет һөнәрләргә багышланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot