Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәпләренә иң яхшы укытучыларга премия түләүгә утызышар мең сум акча бирелә
Татарстанда педагоглар өчен быел бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендә түләү булдырылды. Акчалар мәгариф учреждениеләренә укытучыларга «педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен» премияләрен бирү өчен юлланачак, диелә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин карарында.
Акчаны республиканың иң яхшы укытучыларына премияләр бирү конкурсында җиңүче педагоглар эшләгән мәктәп җитәкчеләренә бирәчәкләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 60 көн эчендә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен эшләү һәм раслау йөкләнгән. Ведомство шулай ук йөкләмәнең үтәлешен контрольдә тотарга тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз