news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләренә 100 миллион сумга ноутбуклар алачаклар

Татарстан мәктәпләренә 100 миллион сумга 1534 ноутбук сатып алачаклар. Техника «Мәгариф» милли проекты кысаларында алына. Шундый тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Документлар нигезендә, бер ноутбукның уртача бәясе 65 мең сум торачак. Шул ук вакытта процессорның тизлеге ким дигәндә 2,3 ГГц, оператив хәтер күләме 8 гигабайттан ким булмаска, ә SSD саклагыч күләме 240 гигабайттан әзрәк булмаска тиеш.

Проектның заказчысы – Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, ул бу елның 10 февралендә тәэмин итүчене билгеләячәк. Ноутбуклар белән тәэмин итүнең соңгы көне – 2023 елның 30 июне. Акча республика һәм федераль бюджетлардан бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100