news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәп укучылары өчен «Цифрлы дәрес» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

«Цифлы дәрес» проекты «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады илкүләм программасы»ның «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проект укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыруга, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә балаларның һөнәри юнәлешне алдан сайлауга этәрүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы. 

«Цифлы дәрес»тә Татарстан мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары икътисад тармакларын цифрлаштыру, ИТ-һөнәр, кибербуллингка каршы тору һәм технологияләр белән бәйле башка темалар буенча фикер алышалар. Укучылар өчен дәресләрне ай саен цифрлы трансформация өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар үткәрә.

22 ноябрьдә «Адымнар-Казан» мәктәбендә «Ничек ИТ-эшмәкәр булырга» дигән темага чираттагы дәрес узды. ИТ-парк стартап-җәмгыяте белән хезмәттәшлек буенча менеджер Софья Батракова 11 нче сыйныф укучыларына стартапны эшләгәндә төп моментлар, стартап өчен перспективалы урын сайлау һәм башка мәсьәләләр турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100