Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Татарстан 2025-2026 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасы финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
РФ мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы 269 җиңүче һәм призер белән илдә дүртенче урынны алган.
«Олимпиада финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләр исемлеген Мәскәү җитәкләде (1 972 кеше). Икенче урында – Мәскәү өлкәсе (578 кеше), өченчедә – Санкт-Петербург (344 кеше). Шулай ук бу күрсәткеч буенча лидер төбәкләр исәбенә Татарстан Республикасы да керде (269 кеше)», – диде Сергей Кравцов «РИА Новости»га биргән интервьюсында.
Министр билгеләп үткәнчә, елдан-ел Бөтенроссия укучылар олимпиадасы географиясе киңәя һәм Россия төбәкләрен колачлый бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз