Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен топ-5 юнәлешкә кергән
Татарстан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен топ-5 юнәлешкә кергән, дүртенче урынны алган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Туроператорлары ассоциациясе вице-президенты Сергей Ромашкин белдерде.
«Беренче бишлек бездә һәрвакыттагыча үзгәрешсез. Ике башкала – Мәскәү һәм Петербург алда бара, өченче урында – Краснодар крае, дүртенче урында –Татарстан, бишенче урында – Минераль Сулар», - дип санап китте эксперт.
Чит ил юнәлешләре турында сөйләгәндә, Ромашкин билгеләп үткәнчә, өч көнлек бәйрәмнәрдә озак очышлар аркасында чит илгә барып кайту кыен. Еш кына мондый сәфәрләргә бер атнага һәм аннан да күбрәккә ял алучылар китә. Чит илләр арасында Төркия һәм Мисыр, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре популяр.
«Кытай, Хайнань утравы, Вьетнам һәм Таиланд. Вьетнам бер ел элек әле топ юнәлешләр арасында түгел иде, ләкин быел ул тиз күтәрелә. Туры рейслар бар, һәм анда ял итү Таиланд һәм Кытайга караганда арзанрак», – дип аңлатты ассоциация вице-президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз