news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф министры: Фәннәрне русча гына укытсак, татар мәктәпләре ябылачак

Татарстан мәгариф министры: Фәннәрне русча гына укытсак, татар мәктәпләре ябылачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин татар мәктәпләрендә фәннәрне дә татарча укытырга кирәклеген белдерде. Ул бу хакта «Ялкын» журналы оештырган мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары белән очрашуда әйтте.

Илсур Һадиуллин бер укучының: «Мине татар авылларының, татар мәктәпләренең киләчәге борчый. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?» – дигән соравына татар мәктәпләрендә фәннәрне русча укыту тенденциясе барлыгын әйтте.

«Республикада 600 татар мәктәбе исәпләнә. Ләкин барысында да бөтен фәннәр дә татарча укытылмый, бу безне борчый. Беренче чиратта имтиханнарның рус телендә бирелүенә сылтыйлар. Әгәр дә шушы сәбәп белән генә фәннәрне русча укыта башлыйбыз икән, татар мәктәпләре ябылачак, балалар русча гына сөйләшә башлаячак. Бу тенденция бар», – диде министр.

Ул фәннәрне ике телдә алып барырга мөмкин булуын әйтте. «Татар мәктәбенә булган караш сакланырга тиеш», – ди Илсур Һадиуллин.

«Татар мәктәпләренең киләчәге булачак. Татар телендә дәреслекләр бастырабыз. Безнең – мәктәп җитәкчеләренең, укытучыларның, әти-әниләрнең максаты – татар мәктәпләрендәге мохитне саклау һәм татар телендә укыту. Физкультура, җыр, рәсем генә түгел, тарих, математика, биология, химия татарча булсын. Балаларга йөкләнеш күбрәк була, әлбәттә, әмма ике телдә алып барырга була. Укытучыларга да авыр, балаларга да авыр. Татар мәктәбенә булган караш сакланырга тиеш», – диде ул.

Министр авылларда балаларның русча сөйләшүенә борчылуын да белдерде.

«Чын татар авылларында да балалар русча сөйләшә. Моңа интернет, телефон гаепле, диләр. Төрле сәбәпләр табырга була. Тик сәбәп үзебездә, әти-әниләрдә. Әгәр дә гаиләдә әти-әниегез татарча эндәшеп, сез русча җавап бирәсез икән, бу әти-әниләрегезнең сезнең киләчәккә күз йомып каравы дигән сүз. «Ярый, татарча аңлыйсың, кирәк булгач сөйләшерсең дә әле», – дигән сүз дөрес түгел. Кайбер авылларда балалар татарча аңламый да икән, чәнки әти-әни гел эштә булып, бала көне буе телефонда утыра, телевизор карый. Бала еламасын, бүтән әйбер сорамасын, карасын гына», – дип белдерде Илсур Һадиуллин очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100