news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәгариф министрлыгы белгечләре белем алу турында ике ялган дипломны ачыклаган

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре 2024 елның II кварталында белем алу турында ике ялган дипломны ачыклаган. Бу хакта ведомствода узган утырышта мәгариф һәм фән министры урынбасары һәм департамент җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Бер белгеч янәсе Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «физик культура укытучысы» белгечлеге буенча диплом алган. Әмма бу белгечлек буенча Чаллыда эшләми. Икенче белгеч Нурлат газ компаниясендә монтажчы булып эшли. Дипломнарын интернеттан алганнар», - дип сөйләде спикер.

Мөҗипов сүзләренчә, югары уку йортлары әлеге дипломнарны бирмәүләрен раслаган. Бу хакта мәгълүмат хокук саклау органнарына юлланган. Әмма вакыйганың күптәнлек срогы чыгу сәбәпле җинаять эше кузгатудан баш тартканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100