news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министры инфраструктур үзгәрешләр турында сөйләде

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында төбәктәге белем бирү оешмаларының инфраструктурасы яхшыруын белдерде.

«Соңгы елларда Татарстанның мәгариф системасы җитди инфраструктур яңарту кичерде. Милли проектларда катнашу, федераль һәм республика программаларын һәм Татарстан Рәисе карарларын гамәлгә ашыру республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында яңа урыннар булдырырга, өстәмә белем бирү, һөнәри осталыкны әзерләү һәм үстерү үзәкләре булдырырга ярдәм итте. Шулай ук спорт залларын ремонтларга, матди-техник базаны яңартырга, мәгариф оешмаларын югары тизлекле интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бу максатларга 200 милларрд сумнан артык акча юнәлдерелде, шул исәптән 140 млрд сумга якыны республика бюджетыннан», – ди ул.

2010 елдан башлап республикада 298 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелгән, алар барлыгы 50 меңгә якын урынга исәпләнгән. Аннары 570 балалар бакчасы төзекләндерелгән. Агымдагы елда тагын 7 балалар бакчасы сафка басачак. Аларда өстәмә рәвештә мең ярымнан артык бала урын белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук Илсур Һадиуллин Татарстанда барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем һәм тәрбия алу мөмкинлеге булдырылганын да ассызыклады.

«Шул ук вакытта, яңа торак комплекслары интенсив төзелә торган кайбер районнарда кече яшьтәге балаларны бакчага урнаштыруда кыенлыклар кала бирә. Мәгариф өлкәсендәге муниципаль идарә органнарының балалар бакчаларын яңа уку елына комплектлауны вакытында тәмамлау мәсьәләсен аерым контрольгә алуларын сорыйм. Укытуның хәзерге шартлары уку процессын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне күздә тота. 2027 елга кадәр безгә 900гә якын мәктәпне «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» яңа кабинетлары белән җиһазландырырга кирәк булачак. Бу максатларга берләштерелгән бюджеттан 285 млн сум юнәлдереләчәк», – ди ул.

  • Киләсе елдан башлап рәсем сәнгате, музыка һәм физика кабинетларын яңадан җиһазлау буенча өч еллык программа старт алачак. Төзелгән инфраструктура Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 809нчы санлы Указы белән билгеләнгән бурычларны хәл итү өчен нигез, диделәр киңәшмәдә.
    Беренче сентябрьдән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бердәм программа белән укыту каралган. Ул туудан алып мәктәпкә кергәнчегә кадәр тәрбияләү һәм укытуның гомуми киңлеген булдыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot