Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының каналы MAX мессенджерында барлыкка килде
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы илкүләм MAX мессенджерында рәсми канал ачты.
«Хәзер мәгариф, фән, инновацияләр үсеше, шулай ук илкүләм проектларны һәм республика дәүләт программаларын тормышка ашыру турындагы барлык актуаль мәгълүмат Татарстан халкынa турыдан-туры уңайлы форматта җиткереләчәк», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Каналга язылучылар мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, белем бирү башлангычлары, бәйгеләр һәм сәләтле яшьләрне яклау программалары турында беренчеләрдән булып белә алачак. Моннан тыш, каналда уку һәм һөнәри үсеш өчен чаралар һәм яңа мөмкинлекләр турында мәгълүмат урнаштырылачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каналына әлеге сылтама буенча язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз