news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф системасы алдындагы бурычларны билгеләде

Мәгариф системасы инде булган үзгәрешләрне куып җитәргә түгел, ә аларны алдан белеп эш итәргә тиеш, дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Татарстан Фәннәр академиясендә «Педагогик укулар – 2026» конференциясен ачу тантанасында.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, ул мәгариф системасы алдында торган төп бурычларны билгеләде.

«Безнең алда, һәрвакыттагыча, җитди бурычлар тора. Алар арасында технологик суверенитетка ирешү, икътисадның өстенлекле тармаклары өчен кадрлар әзерләү, белем бирү процессына ясалма фәһем һәм цифрлы технологияләр кертү, иҗади фикер йөртүче шәхес тәрбияләүне атап үтәргә мөмкин», – диде Хәйруллин.

Моннан тыш, «гади филологлардан алып җитди белгечләргә кадәр» ихтыяҗ зур булган кадрлар әзерләү дә мөһим бурыч булып тора. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, министрлык бүген «технологик сынаулар һәм производствода кирәкле, реаль бурычлар банкын» формалаштыру буенча системалы эш алып бара.

«Көчле һәм күп профильле предприятиеләргә җитди, әзерлекле кадрлар кирәк. Алар үсеп килүче буын белән ничек эшләргә икәнен дә, техник фикер йөртә белергә дә тиеш», – диде Хәйруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot