news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосына старт бирелде

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосына старт бирелде

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Мәдәният министрлыгының интернет-радиосы тәкъдим ителде.

«Әтнә театрында башланган проект бөтен республиканы колачлады. Мәдәният министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдән материал җыелды, база тулыландырылып тора. Рөхсәт документлары алынган. Рөстәм Нургалиевич, сезнең күз алдында радионы эшләтеп җибәрәбез», дип Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итте мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосы үз эшен башлап җибәрергә әзер. Әлеге проектның төп максаты – Татарстан халыкларының телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен саклау. Радиода республикада яшәүче төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләренә кызыклы контент тупланды. Ул контент яңарып тора. Аны җир шарының төрле почмагыннан тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин», дип таныштырды әлеге инициатива белән чыккан Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин.

Радиога старт бирү өчен ул Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны аппаратура янына чакырды. «Сез Татарстан мәдәнияте радиосы дулкынында...» дип башланды радио.

Интернет-радионы https://atnyateatr.ru/radio2 сылтамасы ашарга тыңларга мөмкин. Шулай ук, https://atnyateatr.ru/radio1 сылтамасы белән Әтнә театрының үз интернет-радиосын да тыңлап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100