Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәдәният волонтерлары саны буенча Россия төбәкләре унлыгына кергән
2024 елның дүртенче кварталы уртасына Татарстанда мәдәният өлкәсендә 13017 волонтер исәпләнә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия буенча топ-10га һәм Идел буе федераль округы буенча Топ-3кә керә. Волонтерлар хезмәткәрләр көнендә Татарстан Мәдәният министрлыгында шул хакта хәбәр иттеләр.
«Мәдәният волонтерлары» программасы «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Активистлар иҗади проектларда, профессиональ реставраторлар белән тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызуда, спектакльләрдә һәм башка бик күп вакыйгаларда катнаша.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Волонтерлар көне белән котлады, бу бәйрәмне ярдәмчел кешеләр көне дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз