Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәдәният учреждениеләренең 600дән артык хезмәткәре квалификацияләрен күтәргән
2025 елда Татарстандагы мәдәният учрежденияләрендә эшләүче 618 хезмәткәр 11 федераль югары уку йортында өзлексез белем бирү үзәкләрендә квалификация күтәрү һәм мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү курсларын узган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Квалификация күтәрү «Мәдәният үсеше» дәүләт программасының «Мәдәният өлкәсендә идарә системасы эшчәнлеген тәэмин итү» чаралары комплексы кысаларында үткәрелде, дип ачыклык кертәләр ведомствода.
2026 елда биш федераль югары уку йортында дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренең 337 хезмәткәренең квалификациясен күтәрүне оештыру күздә тотыла.
Аерым алганда, узган елда Татарстан дәүләт музейларының 20 хезмәткәре Казан федераль университетында «Музей эше нигезләре» дигән 128 сәгатьлек квалификация күтәрү курсын узган.
«Мәдәният тармагындагы үзгәрешләр, технологик инновацияләрне кертү һәм «Кадрлар» илкүләм проектында билгеләнгән сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешү мәдәният хезмәткәрләренең һәркайсыннан актуаль белемнәр, яңа һөнәри күнекмәләр һәм компетенцияләр булуны таләп итә, хезмәт базарында аларның конкурентлык сәләтен тәэмин итә», – дип белдерде моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз