Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Мәдәният министры урынбасары: «Казандагы Көнчыгыш базары» – уникаль проект
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Россия-Көнчыгыш» Халыкара дәрәҗәдәге милли мәдәниятләр фестиваленең «Казандагы Көнчыгыш базары» – уникаль проект булуын билгеләде. Ул бу турыда бүген үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.
«Без актив рәвештә чит илләрдә, СНГда мәдәният көннәрен үткәрәбез, аларны үзебездә дә кабул итәбез. «Казандагы Көнчыгыш базары» – уникаль проект. Без монда чит илләрдән һәм төбәкләрдән иҗади палитраны җыя алабыз. Бу зур эш, Рифат Әхмәт улы Фәттахов һәм аның командасын күзаллап әйтәм. Уйлап кына карыйк, шундый югары дәрәҗәдәге фестивальне оештыру – күпме хезмәт. Фестивальнең елдан-ел үсеш динамикасын, партнёрлары артуын күрәбез. 10 көн дәвамында матур эчтәлекле программа көтелә, ватандашлар өчен бу фестиваль кызыклы булуына өметләнәбез», – диде Дамир Натфуллин журналистларга.
Фестивальдә Дагыстан, Ингушетия, Чечня, Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Чувашия, Башкортстан Республикаларыннан, Иран, Кытай һәм тәүге тапкыр Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эфиопиядән катнашучылар киләчәк.
Спикер әйтүенчә, бу фестивальнең үзенчәлеге 50гә якын мәдәниятне күрсәтүеннән дә гыйбарәт. «Әлбәттә, быел безнең мәдәни, сәяси чараларга бай ел.Әлеге фестиваль чын-чыннан көнчыгыш мәдәниятләренең, сәнгатенең байлылыгын янә бер дәлилли. ТР Мәдәният министрлыгы фестивальнең алга таба да киләчәге бар, дигән фикердә һәм ул 5, 10нчы тапкыр да үткәрелер», – диде Натфуллин.
Фестивальне йомгаклау гала-концерты 30 ноябрь көнне «Пирамида» залында планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз