Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәдәният министры «Бушлай сишәмбе» музей акциясенең гамәлдән чыгарылуын аңлатты
Татарстан музейларына айның беренче сишәмбесендә бушлай керү мөмкинлеген биргән «Бушлай сишәмбе» акциясенең гамәлдән чыгарылуы аның үзен акламавы белән бәйле. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Аюпова «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
«Бу программа биш елга якын эшләде һәм, гомумән алганда, үзен сарыф итте. Хәзер без льгота каралган максатчан аудиторияләрне билгеләүдә тагын да адреслы якын килү турында сөйлибез», — дип аңлатты ул.
Шуңа бәйле рәвештә министр республикада мәктәп укучылары, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен музейларга бушлай керү сакланып калуын искәртте.
«Хәзер көмеш яшьтәге кешеләр өчен, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп көйләнгән программалар өстендә эш алып барабыз», — дип өстәде Аюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз