news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәдәният министрлыгы патриотик конкурста җиңүчеләрне бүләкләде

Татарстан Мәдәният министрлыгы патриотик конкурста җиңүчеләрне бүләкләде
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм сертификатлар тапшырганда
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән I республика патриотик җыр конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Аларны Россия көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янында булган тантанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова бүләкләде.

«Шундый символик вакыйга – безнең Россия көненең бәйрәм сәхнәсендә патриотик рухтагы конкурсыбызның беренче катнашучылары чыгыш ясый. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шәхсән Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Мәдәният министры Ирада Әюпова ярдәме белән үткәрелә. Инициативаны Мәдәният министры белән очрашу вакытында махсус хәрби операциядә катнашучылар белдергән иде. Һәм без бу идеяне хуплап алдык. Бу бәйге безнең солдатларның рухи көчен арттыру, Ватанпәрвәрлек рухын данлау максатыннан оештырылды», – диде Юлия Әдһәмова «Татар-информ»га.

Шулай ук Әдһәмова билгеләвенчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан гына да 40 кеше катнашкан.

«Бәйрәм уңаеннан барлык халыкка сәламәтлек, мәхәббәт телим. Ватаныбыз өчен файдалы булган иң амбициоз, көтелмәгән, шулай ук иҗади планнарны тормышка ашырырга язсын», – диде әңгәмәдәш.

«Иң яхшы текст» номинациясендә 3 урынны Сергей Шеботнев, 2 һәм 1 урыннарны махсус хәрби операциядәге Илдар Борһанов һәм Галина Сальцина алды. «Иң яхшы музыка» номинациясе буенча 3 урын «Болгарлар» театры солистлары алса, 2 урынга Гүзәл Саттарова һәм 1 урынга әлеге вакытта МХО зонасындагы Рамил Сәлахов лаек булды. «Иң яхшы башкару»чылар буларак Андрей Сидоров 3 урынга чыкты һәм 2,1 урын ияләре булып Шаһид Хәмиев белән Лилия Мантова танылды. «Иң яхшы җыр» номинациясендә исә өченче урынны Рамил Хисамов яулады. Ә 2 урынга Александр Захаров һәм 1 урынга Олег Водянов лаек, дип табылдылар. Гран-при лауреаты булып Павел Козенко танылды. Аның видеомөрәҗәгате зур экран аша да тамашычыларга күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot