news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри бюстының иң яхшы эскиз проектына конкурс игълан итә

Татарстан Мәдәният министрлыгы галим, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри бюстының иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Иҗади бәйгедә Россия Федерациясе гражданнары булган һәм РФ территориясендә яшәүче профессиональ скульпторларны катнашырга чакыралар. Бюстны урнаштыру урыны итеп Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7нче күп фатирлы йорт янында, Каюм Насыйри урамы башында урнашкан территория сайланган.

Авторлардан эшкә комплекслы якын килү сорала. Әйтик, бюстның проектын эшләүдән тыш, янәшәдәге территорияне төзекләндерү идеяләрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Гаризалар 2025 елның 20 маена кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100