Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәчетләренең татар милли үзенчәлекләрен саклау буенча таләпләр булдырылачак
Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә республикада мәчетләр төзүнең концептуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Аерым алганда, Аллаһ йортлары архитектурасында татар милли үзенчәлекләрен саклау турында сөйләштеләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелыш башында мөфти хәзерге татар мәчетләренең тышкы яктан милли төсмерле булмавын һәм, гомумән, татар мәчетләренә хас үзенчәлекләрне киң һәм һөнәри җәмәгатьчелектә аңлау юклыгын билгеләп үтте. Моның нәтиҗәсе булып, 1100 елдан артык ислам динен тоткан татар халкында дини корылмалар төзүнең уникаль культурасы «юылу» һәм юкка чыгу тора. Ул республикадагы мәчетләрнең үз йөзе булырга һәм проектлаган вакытта теләсә нинди архитектура формаларын: хай-тек, классицизм һ.б.ны тормышка ашырганда, татар милли үзенчәлекләрен сакланырга тиешлеген ассызыклап үтте.
«Архитекторларның иҗади эзләнүләрен чикләргә кирәкми, әмма Татарстанда мәчетләр төзүгә, аларның татар милли үзенчәлекләрен саклап, тышкы рәвешенә, эчке бизәлешенә һәм функционалына карата таләпләрне билгеләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. Ул билгеләнгән мәсьәләләр буенча нигезләмә эшләргә кушты. Әлеге документ, нәзарәтнең киләсе пленумында расланып, алга таба гамәлгә кертеләчәк, дип көтелә.
Аннан мөфти хәзрәтләре очрашуга чакырылган экспертларга, тәкъдимнәрен җиткерү өчен, сүз бирде.
Экспертлар Татарстандагы барлык мәчет проектларын Диния нәзарәтендә үзәкләштерелгән рәвештә килештерергә кирәк дигән фикер белдерде. Архитекторлар шулай ук мәчетләргә карата техник таләпләрне системага салуны, ислам архитектурасы өлкәсендә норматив-хокукый база эшләүне сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, экспертлар мәчетләр төзү белән намаз укучы, ислам тарихы һәм татар мәдәнияте белән таныш булган мөселманнар шөгыльләнергә тиеш дигән уртак фикергә килде. Ярымай, мөнбәр, михраб, манара, тәһарәтханә һәм мәчетнең башка өлешләре татар-мөселман дини корылмалары архитектурасыннан аерылгысыз булырга һәм милли традицияләр кысаларында ачык күренеп торырга тиешлеге дә билгеләп үтелде.
Киңәшмә барышында әйтелгән фикерләр Диния нәзарәтенең Татарстан Республикасында мәчетләр төзү турында нигезләмәсен эшләгәндә файдаланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз