news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе игълан ителде

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе игълан ителде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелә.

Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп була.

news_right_1
news_right_2
news_bot