news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды
Фото: dumrt.ru

30 март көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100