news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле
"Татар-информ" архивы

21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100