news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете вакыты билгеле

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете вакыты билгеле
Владимир Васильев

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Дүшәмбе көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм республиканың шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Авыл җирлекләрендә иртәнге намаз 03.00 сәгатьтә укылачак, 04.00-дә гает вәгазе башлана, гает намазы 4.30 сәгатькә билгеләнгән. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен ТР МДН сайтында, «Хозур ТВ»  YouTuBe-каналында карап була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100