news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләрендә мөселманнар Түбән Камада һәлак булганнар рухына дога кылды

Татарстан мәчетләрендә мөселманнар Түбән Камада һәлак булганнар рухына дога кылды
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасында Түбән Камага дошман тарафыннан пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә матәм игълан ителде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләргә, зыян күрүчеләргә таяныч йөзеннән, республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнар өйлә намазы вакытында җәмәгать белән дога кылды. Дин кардәшләр Аллаһы Тәгаләдән фаҗига корбаннарын Үз рәхмәтеннән аермавын, аларның гаиләләренә ныклык, сабырлык, шулай ук җәрәхәтләнүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде. Моннан тыш, имамнар һәм мәхәллә халкы аларга багышлап Коръән аятьләре укыды.

Казан шәһәренең Галиев мәчетендә имам-хатыйп Рамил хәзрәт Мингәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге авыр мизгелләрдә Татарстан мөселманнары түбәнкамалыларның кайгысын уртаклаша. «Я Раббым Аллаһ! Зур югалту, авыр кайгы-хәсрәт кичерүчеләрне һәм үз туганнарының гомерен саклап калу турында сораучыларның догаларын кире какма, ярдәмеңнән ташлама. Җир йөзендә тынычлык урнаштыр, Ватаныбызны дошманнардан, бәла-казалардан, бәхетсезлекләрдән сакла, иминлектән аерма. Мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын. Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун (إِنَّا لِلّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ) – «Чынлыкта, без Аллаһыдан килдек һәм яңадан Аңа кайтачакбыз». Әмин».

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде: «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Түбән Камада коточкыч һөҗүм нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләрнең, шулай ук зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Хөрмәтле түбәнкамалылар, бу хәсрәтне республика мөселманнары сезнең белән бергә кичерә. Без бу вакыйгаларның гөнаһсыз корбаннары – туганнарыгызны һәм якыннарыгызны югалту ачысын уртаклашабыз. Раббыбыздан мәрхүмнәргә мәрхәмәт, аларның якыннарына бу кайгыны күтәрү өчен көч һәм сабырлык, ә җәрәхәтләнгән кешеләргә тизрәк савыгу өчен шифа сорыйбыз. Йә Рабби, җир йөзендә тынычлык урнаштыр!»

news_right_1
news_right_2
news_bot