news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар 29 декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде.

Сабыйлар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра.

ТР Диния нәзарәте сайтында Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100