news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрдә мәктәп балалары өчен татар теле курслары башлана

Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрдә мәктәп балалары өчен татар теле курслары башлана
Фото: dumrt.ru

21 сентябрьдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 мәчетендә һәм барлык ислам мәгариф учреждениеләрендә мәчет каршындагы курслар һәм өстәмә белем бирү программалары кысаларында мәктәп укучылары өчен татар теле дәресләре башланачак. Ул 2026 елның 21 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

«Без туган телне өйрәнәбез!» исемле проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Курслар, Казан һәм Чаллы шәһәреннән тыш, Татарстанның 14 районын колачлый. Мәчетләрдән тыш, дәресләр түбәндәге ислам мәгариф учреждениеләрендә алып барылачак: 8 мәдрәсәдә, «Госмания» (Казан шәһәре), «Ихсан» (Алабуга шәһәре) мәктәпләрендә һәм «Мирас» малайлар пансионатында (Апас бистәсе). Дәресләрне югары әзерлекле укытучылар алып бара.

Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк. Укулар өчен төп дәреслек – «Татарский шаг за шагом: интенсивный курс» дип аталган китап ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган укытучысы М.Шәкүрова һәм Л.Гыйниятуллина тарафыннан эшләнгән.

Мәчетләр каршындагы курсларда укытучыларга шулай ук башка дәреслекләр һәм уку әсбаплары да тәкъдим ителә. Мисал өчен, Чулпан һәм Фираз Харисовларның «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек. Иллюстративный татарско-русский тематический словарь» һәм авторлар коллективының «Татарча сөйләшик. Давайте говорить по-татарски» уку әсбабы.

48 дәрес укытуга исәпләнгән эш программасы исә РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан төзелде.

Татар теле укытучыларына ярдәм йөзеннән, электрон платформа да эшләнә: анда дәреслекләр, дидактик материаллар һәм презентацияләр һ.б. туплана.

Татар теле курслары – бушлай. Курсларны тәмамлаганнан соң тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot