news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана

Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Фото: dumrt.ru

Рамазан-шәриф ае башланырга ике ай кала, Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәтү курслары башлана. Дәресләр программасы Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән. Курслар 2026 елның 1 декабреннән башлап 2027 елның 7 февраленә (Рамазанга) кадәр алып барылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар Казанның «Рәшидә», «Гаилә», «Әниләр», «Ал таң», «Иман нуры», «Казан нуры», «Әхмәдзәки», «Нурислам», «Ризван», «Рауза», «Рамазан» мәчетләрендә, Питрәч районының Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсендә узачак.

Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырыла.

Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Рамазан ае – Коръән иңә башлаган ай, шунлыктан Рамазан аен Коръән укып үткәрү кабул ителгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot