Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәчетләрендә балалар өчен ял оештырыла
Бүген, 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары башланды. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен җәйге ялда кызыклы программалар әзерләнде.
Әйтик, бүген ислам нигезләре буенча курслар «Гаилә», «Әхмәдзәки», Апанай һәм Әмәт бистәсе мәчетләрендә башланды.
Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге кызлар өчен ике атналык курслар 13 июньгә кадәр, ә малайлар өчен 22 июньнән 4 июльгә кадәр узачак. Дәресләргә татар телен белгән балалар чакырыла. Курслар программасына Коръән уку һәм аңлату, ислам нигезләре һәм әхлак дәресләре, музейларга экскурсияләр, уеннар һәм мәдәни чаралар, мастер-класслар кертелгән. Язылу өчен: +7 953 493-70-66.
«Гаилә» мәчетендә малайлар өчен дәресләр 1нче июньнән 12 июньгә кадәр, кызлар өчен 15 июньнән 26 июньгә кадәр узачак. Ислам нигезләре буенча курслар, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, сәг. 9.00дән 14.00гә кадәр үтә. Язылу өчен: 8 906 356-62-20 (Әнвәр хәзрәт).
«Әхмәдзәки» мәчетендә 1 июньнән 5 июньгә кадәр 4-5 яшьлек балалар шөгыльләнә. Мәктәп яшендәге укучылар өчен: 6 июльдән 12 июльгә кадәр – малайлар, 13 июльдән 19 июльгә кадәр кызлар булачак. 6-7 яшьлек балалар өчен аерым смена – ул 27 июльдән 2 августка кадәр көтелә.
«Рауза» мәчетендә 8 июньнән 13 июньгә кадәр 7-12 яшьлек кызлар өчен дәресләр узачак. Программада: Коръән аятьләре уку һәм ятлау, әхлак һәм әдәп дәресләре, иҗади мастер-класслар, команда уеннары, квестлар һәм башкалар. Малайлар өчен дәресләр 15-28 июнь көннәрендә узачак. Программада: ислам нигезләрен өйрәнү һәм дога ятлау, намаз һәм әдәп дәресләре, квестлар, команда туплау уеннары, спорт чаралары һәм башкалар. Язылу өчен телефон: 8 937 288-82-42.
Мәрҗани мәчетендә Коръән өйрәнү буенча атналык курс 8 июньнән башланачак.
Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчетендә кызлар өчен курслар 8 июньнән 19 июньгә кадәр узачак. Язылу өчен: 8 937 917-17-39 (Гайшә Маликова).
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә рухи-сәламәтләндерү курслары дүрт мәчеттә узачак: «Рәхмәтулла», «Өмет» (Борисоглебск), «Фатиха» (Кадыш) һәм «Кыйбла» (Щербаково). Мөхтәсибәт тарафыннан әлеге курсларны үткәрү өчен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге бүлеге шәкертләре җәлеп ителде – алар җәйге сессия тәмамланганнан соң, 11 июньнән, эшкә керешәчәк. Курсларга язылу мәчетләрнең эш телефоннары аша алып барыла.
Дәрвишләр бистәсендәге «Ислам» мәчетендә 6-16 яшьлек кызлар өчен рухи-иҗади курслар 6-17 июль көннәрендә узачак. Программада – файдалы белемнәр, иҗади остаханә, аш-су мастер-класслары, квестлар, команда уеннары һ.б. Язылу өчен: 8 900 323-76-24 (Эльмира ханым).
Моннан тыш, август аенда Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды 8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен уникаль атналык смена үткәрәчәк. Тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә балалар изге ниятләрне чын гамәлләргә әйләндерергә өйрәнәчәк. Программада – мавыктыргыч мастер-класслар, команда белән уеннар, күчмә экскурсияләр, мәдәни һәм интеллектуаль чаралар. Балаларда мәрхәмәтлелек хисен, изге гамәлләр кылу гадәтен тәрбияләүгә аерым игътибар биреләчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (987) 225-33-22 (Max).
Балаларның җәйге ялын Татарстанның башка район һәм шәһәрләрендәге мәчетләрдә дә оештырачаклар. Сораулар белән Диния нәзарәте мөхтәсибәтләренә яки шәһәрләрнең үзәк мәчетләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз