news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләрендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабыйлар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк.

Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра. Быелгы курслар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

Үткәреләчәк чаралар турында тулы мәгълүмат ТР Диния нәзарәте сайтында бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot