Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәчетләрен төзекләндерүгә 1,82 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «Казанфорум» кысаларында узган мөселман тарихи-мәдәни мирасын саклау турындагы дискуссиядә республикада мәчетләрне реставрацияләү турында сөйләде. Аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте китерә.
Бүген Татарстанда 1606 мәчет исәпләнә. 110 мәчет – дәүләт саклавында , шулай ук алар белән бәйле 24 объект – мәдрәсә, мулла йортлары һәм уку йортлары дәүләт саклавында тора.
Иван Гущин хәбәр иткәнчә, 2020 елдан республикада мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 млрд сум юнәлдерелгән. Әлеге сумманың 873 млн сумы – бюджеттан тыш акча, 769 млн сумы – Татарстан бюджетыннан, тагын 179 млн сумы федераль бюджеттан кергән.
Ул шулай ук Биектау районының Айбаш авылында агач мәчетне торгызу эшләре төгәлләнүе турында сөйләде. Ул 20 мартта – Ураза бәйрәме көнендә ачылды.
Казанда 1897 елда төзелгән завод мәчетен этаплап реставрацияләү дәвам итә. Эшләр хәйрия акчаларына алып барыла.
2026 елга планнарда – Кукмара районының Әсән-Елга авылындагы Татарстанның иң борынгы агач мәчетләренең берсен, шулай ук Питрәч районының Шәле авылындагы мәчетне торгызу. Хәзер бу проектлар өчен финанслау чыганаклары эзлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз